Бүген Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче тыл ветераны Камалова Фатима Шакирҗан кызы 98 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп уза.
Аны туган көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Динар Гыйниятуллин Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Заһидуллин һәм район ветераннар Советы рәисе Рәис Заһидуллин тәбрикләде.
Улы Мөдәррис белән гомер итүче Фатима әбинең тормыш юлы хезмәттә уза.
- Бишенче сыйныфка кадәр генә укыдым.
Сугыш башланды.
Авылдагы артельгә эшкә кердем.
Көннәр аяз булганда колхоз басуына чыга идек.
Бөтен басуны ырып- җырып чыга идек унөч-ундүрт кыз.
Яңгыр яуса артельдә эшләдек дип искә алды яшьлек елларын чордашлары кебек үк авыр заманда яшәгән туган көн иясе.
Источник: rutube.ru