Районыбызның Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә укучы малайлар - кызлар бу көннәрдә тырышып госпитальдә дәваланучы махсус хәрби операциядәге егетләр өчен мендәр тышлары әзерли.
Әлеге укучылар балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче Мода һәм стиль берләшмәсенә йөриләр.
Берләшмә әлеге мәктәп базасында эшли җитәкчеләре - Раъно Шаипова.
- Без балалар әти- әниләр белән бер дә тик тормыйбыз.
Төрлечә булышырга тырышабыз.
Егетләр өчен эчке киемнәр дә тектек коры душлар әзерләдек кулъяулыклар чиктек сохари киптердек яшел суганнар үстереп аны киптереп бирдек.
Солдатларга хатлар язабыз - диде Раъно Исам кызы.
Алтынчы сыйныфта укучы Ильсаф бу берләшмәгә кечкенә яшьтән йөри.
- Махсус хәрби операция башланган бирле районыбыз егетләренә ярдәм итәргә тырышабыз.
Аларның исән -сау туган якларына әйләнеп кайтуларын телибез - диде ул.
татмедиа теләче
Источник: rutube.ru