Кечкенәдән сәнгатьне яраткан кыз радиодан бөтен спектакльләрне концертларны тыңлап бара.
Шул вакытта ук Әлфия Авзалова Илһам Шакиров Флера Сөләйманованың бөтен җырларын өйрәнә.
Өйдә үзе генә булганда һәрвакыт җырлый.
Җырчы булырга хыялланса да 8 сыйныфны бетергәч якыннарының киңәшен тотып Минзәлә медучилищесына укырга керә.
1975 елда аны уңышлы тәмамлап Сарманга кайта.
Марселия Гәрәева 40 ел гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлый әмма җырны да ташламый.
Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче хор составында да аерым да җырлый.
Соңгы ике елда ул Сердәш ветераннар ансамблен җитәкли.
Узган ел Милли моң Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивалендә Ансамбльләр номинациясендә I урынны яулыйлар.
Быел Балкыш фестиваленең Әлмәт зонасында уңышлы чыгыш ясыйлар.
Татмедиа
Источник: rutube.ru