Равил Талипов бүгенге көндә дә инглиз телендә сөйләшә


Бүген Инглиз теле көне билгеләп үтелә.
Районыбызда да бу телне яхшы белүче аны профессиональ дәрәҗәдә кулланган кешеләр бар. Шуларның берсе - Равил Талипов.
Сарман урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлап Мәскәү дәүләт университетында белем алган якташыбызның тормыш юлы соклангыч.
Ул Америка бизнес мәктәбендә укыган Алабуга автомобиль заводында Дженерал Моторс кебек дөнья гигантлары белән эшлекле элемтәләр урнаштырган. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булса да Равил Камил улы белем алудан туктамый: инглизчә тапшырулар карый гарәп графикасын өйрәнә. Инглиз теле халыкара аралашу теле аны белү бик кирәк ди ул. Якташыбызның үрнәгендә телләр өйрәнүнең никадәр мөһим булуын күрәбез.
Видеоны карыйбыз! Сарман СармановоИнформ ИнглизТелеКөне татмедиа видеоролик

Источник: rutube.ru

Сообщение от Commenton: Необходимо стартовать сессию