Теләче авылында урнашкан яшьләр үзәгендә район мәгариф бүлеге психологы Гөлназ Салахиева белән очрашу узды.
Минем эчке ресурсларым нинди? чара нәкъ менә шушы сораудан башланып китте.
Очрашуга килүчеләр кулланылмаган эчке рисурслар барлыгын аларны тормышта ничек табарга икәнен белделәр эмоциональ халәткә йогынты ясый торган сәбәпләрне тикшерделәр җылы шартларда фикер алыштылар.
Психолог тарафыннан эчке ресурсларны табарга ярдәм итүче юнәлешләр бирелде интерактив күнегүләр тәкъдим ителде.
татмедиа тюлячиинформ
Источник: rutube.ru