Яңа Кенәр авылында Арча районы башлыгы призына волейбол буенча турнир узды.
Ярышларда безнең Арча һәм Яңа Кенәр командалары белән беррәттән Әтнә Биектау һәм Теләче районнарыннан да спортчылар катнашты Чараны Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов ачып Кенәр җирлегендә спортны яратуларын һәм башка районнардан килүче катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Уеннар нәтиҗәсе:
1нче урын: Әтнә командасы
2нче урын: Арча командасы
3нче урын: Теләче командасы
Җиңүчеләрне кубок һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә мондый чаралар спортны үстерүдә һәм районнар арасында дуслыкны ныгытуда зур роль уйный.
Источник: rutube.ru