Помидоры на подоконнике


Алькеевские вестиАлькеевский район Карамалы авылында яшәүче Нурия апа һәм Айрат абый Мисбаховлар лаеклы ялда булсалар да бер генә көннәре дә эшсез үтми аларның.
Бар җирдә дә пөхтәлек-тәртип булган һәм шаулап гөлләр үскән өйгә килеп керүгә үк моны аңлыйсың.
Март уртасы булуга карамастан тәрәзә төбендә шактый үскән помидор үсентеләре дә гаҗәпләндерде. Ирем белән бакчада эшләргә бик яратабыз без.
Теплицабыз булмаса да помидорларны да май бәйрәмнәрендә ашый башлыйбыз инде...
дип сөйләп китте Нурия апа бу үсемлекләр турында кызыксынгач.
Бүгенге көндә дә күпләп кош-корт та үстерә икән әле алар. 14 елдан артык индоүрдәкләр асрыйбыз алар бәбкәләрне үзләре утырып чыгара.
Шулай ук инкубаторыбыз бар 40лап чеби анда тишелә.
Алары гади тавык була йомырка салу өчен кирәк.
Иткә дип тагын шуның кадәр чебине сатып алабыз ди Мисбаховлар.

Источник: rutube.ru

Сообщение от Commenton: Необходимо стартовать сессию