Апаска эш сәфәре белән Россия Герое Татарстан Республикасы хезмәт халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
Иң элек Рәсим Баксиков районның социаль өлкә вәкилләре белән очрашып халыкны эш белән тәэмин итү социаль яклау һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру хакында сөйләшеп фикер алышты.
Рәсим Баксиковка район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров олы хөрмәт белдерде һәм Апас районы халкының чиксез горурлануын әйтте.
Источник: rutube.ru